«Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы»: Бөек Болгарга сәяхәт (12+)

Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы күпкырлы. Аннан башка республиканың заманча тормышын һәм үсеш перспективасын күз алдына да китереп булмый, ул Татарстанның дөньяви имиджын булдыра. Татарстан өчен әлеге мирас табигать ресурслары, нефть һәм газ чыгару урыннары кебек үк әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы халыклары мирасы күп кенә социаль процессларга кертелгән һәм рухи яктан баю чыганагы булып тора. Шәһәр Үзәк китапханәсендә узган тарихи сәяхәт кунаклары боларның барысы турында да мәгълүмат алды.

Наследие Татарстана
3dff2a0d-7b5e-44d7-a11f-1b71f3dca74b
IMG_20220405_140409
47b02b1a-8895-44f2-bb92-1584a5621600
e69859ae-de8e-4777-b7a2-0d843c35f5ae
93aeafcc-b689-4371-8c95-91010861502f

5 апрельдә «Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм оешма хезмәтләрен кулланучылар виртуаль сәяхәт барышында Татарстан Республикасы, Россия һәм дөньяның уникаль мәдәни мирас объектларының берсе – борынгы Болгар белән танышты. Шәһәрдә бүгенге көнгә кадәр Татарстанда бердәнбер булган урта гасыр архитектура биналары сакланган. Бу турыда тамашачылар, презентация, видеофильмнар карап, һәм Әдәбият тарихы музее хезмәткәренең җентекләп сөйләгәннәре аша белде. Шулай ук алар шәһәрләр, халык кәсепләре, Идел Болгарының Ислам динен кабул итүе турында белемнәрен тулыландырды. 2022 елның маенда Россиядә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. 
Чарага килүчеләр өчен фәнни-популяр китаплар, Татарстан тарихы буенча буклетлардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Ибн Фадлан язмалары, «Кыйссаи Йосыф» әсәре, архитектура һәйкәлләре альбомнары кунакларны аеруча кызыксындырды.
Очрашу азагында балалар сораулар бирде, белемнәре белән уртаклашты һәм озак кына таралышмый торды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: